Татарстанда яшәүче хатын-кыз Ульяновск өлкәсендә мотоциклда бәрелеп һәлак булган
(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче 27 яшьлек хатын-кыз Ульяновск өлкәсендә мотоциклда бәрелеп һәлак булган. Бу хакта «Туган як» төбәк газетасы хәбәр итә.
Фаҗига Саранск — Сурское — Ульяновск трассасының 206нчы чакрымында булган.
Татарстанда яшәүче 27 яшьлек хатын-кызның яңа гына сатып алган мотоциклында Ульяновскидан өенә кайтып барышы булган. Яңгырдан соң юеш юлга һәм кырыйдан искән көчле җилгә дә карамастан, хатын 100 км/сәг тизлек белән барган. Бер мизгелдә ул каршы як полосага чыга һәм 52 яшьлек ир-ат идарә иткән «Пежо Партнер» автомобиленә бәрелә. Бәрелүдән мотоциклга ут каба, ә кыз юл читенә оча. Алган имгәнүләреннән ул ашыгыч ярдәм килгәнче, урында ук вафат була.
ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, һәлак булган хатын 9 ел дәвамында өч мотоцикл алмаштырган һәм бер тапкыр да юл йөрү кагыйдәләрен бозып җаваплылыкка тартылмаган булган.