Главные новости Перми
Пермь
Август
2020

TMTV татар музыкаль премиясен тапшыру тантанасы яңа форматта узды

0

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). 20 август көнне Илһам Шакиров исемендәге ЭКСПО яңа концерт залында күптән көтелгән TMTV татар музыкаль премиясенең V Еллык тапшыру тантанасы узды. Быел юбилей тантанасы яңа мәйдан, он-лайн режимда яңа формат, яңа тамашачылар, яңа масштаблар һәм яңа хис-кичерешләр белән узды. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте. «Проект логистика, оештыру, финанслау ягыннан катлаулырак булды. Икенче яктан караганда, кызыклырак, заманчарак. Без сәнгатьнең берничә төрен — җыр, концерт, театраль куелыш, телевизион табышлар һәм мөмкинлекләрне берләштердек. Сәнгатьнең төрле жанр һәм аспектлары синергиясе тамашачыга татар эстрадасы өчен принципиаль яңалык алырга мөмкинлек бирде», — ди «Барс-Рекордс» ҖЧҖ үсеш һәм инновацияләр буенча директоры Динә Гәрәева.

Премия лауреатлары исеменә TMTV каналы хит-парадларына күп тапкырлар кергән башкаручылар лаек булды. Болар — Хәмдүнә Тимергалиева, Гүзәл Уразова, Элвин Грей, Айдар Галимов, Ришат Төхвәтуллин, Әнвәр Нургалиев, Зәйнәб Фәрхетдинова, Нәфкәть Нигъмәтуллин, Иркә, Раяз Фасыйхов, Ризат-Зинирә Рамазановлар, Алсу Әбелханова, Ләйсән Гыймаева, Булат Бәйрәмов, Арсен Камакаев, Айлин, Альбина Апанаева, Анна Попова, Дилә Нигъмәтуллина һәм башкалар. Премия тарихында беренче тапкыр, әлеге башкаручылар өчен телеканал сайтында яз һәм җәй айлары дәвамында тавыш бирү алып барылды. Әлеге башкаручыларның осталыгын тыңлаучылар белән беррәттән телевизион рейтинглар да дәлилләде. Димәк, сәхнәдә яңгыраган һәр җыр — 100 процент хит.

TMTV телеканалы мәгълүматлары буенча, музыкаль премия тантанасын, Youtube каналындагы он-лайн трансляциягә, иярчен һәм аналог телевизион тапшыруларга, шулай ук социаль челтәрләрдәге стриминг-сессияләргә кушылган 2 миллионнан артык кеше күрде.

Татарстан, Башкортстан, Мәскәү, Ульяновск, Оренбург һәм Чиләбе өлкәләре, Екатеринбург, Пермь, Әстерхан, Төркия, Германия, АКШ, Финляндия һәм Кытай 6 сәгатькә якын барган яраткан җырчыларының чыгышларын карады. Премиянең татар эстрадасы өчен яңа форматы язмасын Youtube -каналында карый аласыз. «Без һичшиксез заман белән бергә атларга тырышабыз һәм әлеге формат безнең өчен кызыклы тәҗрибә булды һәм бу зур булмаса да, алга бер адым булып тора», — ди TMTV телеканалының баш редакторы Алмаз Гыйльметдинов.






Загрузка...


Губернатор Пермского края Дмитрий Махонин

Спорт в Пермском крае

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Пермском крае




Путин в Пермском крае

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в Пермском крае


Частные объявления в Перми, в Пермском крае и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net