Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Все новости
Март
2023

Америка киноакадемиясе «Оскар» сыннары тапшырды: җиңүчеләр исемлеге

0
Америка киноакадемиясе «Оскар» сыннары тапшырды: җиңүчеләр исемлеге

Кинобүләкне быел кемнәр алуы турында ngs.ru сайты яза.

95нче мәртәбә Америка киноакадемиясе иң-иңнәрне сайлап, «Оскар» сыннары тапшырды. Реаль вакыт режимында барган бу тантана турында сөйләү өчен, төн буена керфек тә какмаган махсус белгеч таптык, дип белдерә бу зур чара турында язучы ngs.ru сайты. Шуңа күрә, бөтен детальләрдән хәбәрдар булырга теләсәгез, алар белән онлайн трансляциядә танышырга мөмкин. Ә без хәзер 2023 елда «Оскар»ның төп бүләкләренә кемнәр дәгъва кылуы турында сөйләрбез.

2023 елның иң көчле 5 режиссеры исәбенә керүчеләр: Тодд Филд («Тар», 16+), Рубен Эстлунд («Кайгы өчпочмагы», 18+), Мартин Макдона («Банши Инишерина», 16+), Стивен Спилберг («Фабельманнар», 16+), Дэн Кван һәм Дэниэл Шайнерт («Бөтен нәрсә бөтен җирдә һәм берьюлы», 18+).

Актерлар өчен «Оскар»га Остин Батлер («Элвис», 12+), Ана де Армас («Блондинка», 18+), Колин Фаррелл («Банши Инишерина»), Кейт Бланшетт («Тар»), Брендан Фрейзер («Кит», 18+), Мишель Йео («Бөтен нәрсә бөтен җирдә һәм берьюлы») һәм башкалар дәгъва кылган.

Иң төп кинобүләк өчен исә 10 фильм көч сынашты: Джеймс Кэмеронның «Аватар: Су юлы» (16+), боевик «Топ Ган: Мэверик» (16+), Спилбергның ярымавтобиографик фильмы «Фабельманнар», җырчының тормыш юлы буенча төшерелгән нәфис фильм «Элвис», Ремаркның экранлаштырылган романы «Көнбатыш фронтта үзгәрешләрсез» (16+), Кейт Бланшетт катнашында «Тар» драмасы, Мартин Макдонахтан «Банши Инишерина», Фрэнсис МакДорманд катнашында «Хатын-кызлар әйтә» (16+) һәм ике комедия — «Кайгы өчпочмагы» һәм «Бөтен нәрсә бөтен җирдә һәм берьюлы». Сүз уңаеннан, «Бөтен нәрсә бөтен җирдә һәм берьюлы» фильмы быел иң күп — барысы 11номинациядә бүләкләнде .

Инде төп исемлеккә — җиңүчеләргә күчик. Ул түбәндәгечә:

Икенче пландагы иң яхшы ирләр роле Ке Хюи Кван — «Бөтен нәрсә бөтен җирдә һәм берьюлы» (18+);

Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле Джейми Ли Кёртис — «Бөтен нәрсә бөтен җирдә һәм берьюлы» (18+);

Тулы метражы иң яхшы документаль фильм: «Навальный» (18+);

Кыска метражлы иң яхшы уен фильмы: «Ирландча саубуллашу» (16+);

Иң яхшы оператор хезмәте: Джеймс Френд — «Көнбатыш фронтта үзгәрешләрсез» (16+);

Иң яхшы грим һәм прическалар: «Кит» (18+);

· Иң яхшы костюм дизайны: Рут Картер — «Кара пантера: Ваканда мәңгегә» (16+);

· Чит телдәге иң яхшы фильм: Эдвард Бергер — «Көнбатыш фронтта үзгәрешләрсез» (16+);

· Кыска метражлы иң яхшы документаль фильм: «Филләрне сихерләүчеләр» (12+);

· кыска метражы иң яхшы анимация фильмы: «Малай, сукыр тычкан, төлке һәм ат» (12+);

· рәссам-куючыларның иң яхшы эше: Кристиан Гольдбек һәм Эрнестин Хиппер «Көнбатыш фронтта үзгәрешләрсез» (16+);

· фильмга иң яхшы көй: Хаушка — «Көнбатыш фронтта үзгәрешләрсез» (16+).

Бу урында пауза ясап, әлеге саундтрекны тыңлап алыйк.

Автор: Thriller Soundtrack Music / YouTube

Ә хәзер дәвам итәбез, төп җиңүчеләрне атарга бик аз гына калды:

· Иң яхшы визуаль эффектлар: «Аватар 2» (16+);

· Иң яхшы, үзенчәлекле сценарий: Дэн Кван һәм Дэниэл Шайнерт — «Бөтен нәрсә бөтен җирдә һәм берьюлы» (18+);

· Яраклаштырылган иң яхшы сценарий: Сара Полли — «Хатын-кызлар әйтә» (16+);

· Иң яхшы тавыш: «Топ Ган 2: Мэверик» (16+);

· Фильмга иң яхшы җыр: Naatu Naatu — «RRR: Янәшәдә революция үкерә» (16+);

· Иң яхшы монтаж: «Бөтен нәрсә бөтен җирдә һәм берьюлы» (18+);

· Иң яхшы режиссура: Дэниэл Шайнерт — «Бөтен нәрсә бөтен җирдә һәм берьюлы» (18+);

· Иң яхшы ирләр роле: Брендан Фрейзер — «Кит» (18+);

· Иң яхшы хатын-кызлар роле: Мишель Йео — «Бөтен нәрсә бөтен җирдә һәм берьюлы» (18+).

Иң яхшы анимация фильмы

2023 елда иң яхшы анимация фильмы дип «Пиноккио Гильермо дель Торо» (6+) танылган. Режиссер әле 2008 елда ук аны анонслаган иде, ләкин премьераны әледән-әле кичектереп тордылар. Вакыт бу фильмга бары тик файдага гына булган. Британия киноакадемиклары яңа «Пиноккио»ны ясаучыларга BAFTA премиясе тапшырып, бу хакта алданрак билгеләп үткән булса, хәзер аны Америка киноакадемиклары да иң яхшы анимация фильмы дип тапты.

Автор: «В рейтинге» / YouTube

Иң яхшы фильм

«Иң яхшы фильм» номинациясендә «Оскар»ның 2023 ел фавориты, иң күп номинацияләргә ия булган картина — «Бөтен нәрсә бөтен җирдә һәм берьюлы» җиңде.

Бу фильмда Джеки Чан төшәргә тиеш булган, ләкин соңгы мизгелдә сценарийны киредән язалар һәм төп герой итеп хатын-кызны куялар. Төп геройның исеме — Эвелин, аны әледән-әле яңадан-яңа мәшәкатьләр күмеп китә. Әтисен карарга, хыялый ирен күктән җиргә тартып төшерергә, кызының тормышын күздән ычкындырмаска кирәк. Җитмәсә, хәзер салым оешмасына барасы бар. Шунда бер баруында Эвелин үзе өчен бик күп параллель дөньялар ача, аларның һәрберсендә төрле белем, һөнәр, осталык, күнекмәләргә шул исәптән, куркыныч булганнарына да ия булган Эвелин үзе яши. Шулар аркасында ул безнең Җир шарын да, мультигаләмне дә коткара алучы супергерой өчен иң шәп кандидат ясый.

Автор: «Киноафиша» / YouTube

 






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин поздравил Мишустина с назначением на пост председателя правительства РФ


Спорт в России и мире
Москва

Калужане выиграли 8 медалей на всероссийских соревнованиях по пауэрлифтингу


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Азаренко вышла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Риме


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Климатический апокалипсис? В Москве снег, в Сочи полярные сияния из-за сильнейших магнитных бурь





Путин в России и мире
Москва

Слова Путина сказанные на Параде Победы в Москве вызвали негодование у Британии


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Алла Пугачёва

Оставшиеся в России родственники Аллы Пугачевой погрязли в долгах и лишились квартиры



Москва

В угольную отрасль Кузбасса в 2024 г. планируют вложить более 135 млрд руб.

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net