Казан ТЮЗына яңа баш режиссер куелды
(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан яшь тамашачылар театрына яңа баш режиссер куелды. Әлеге вазифа Радион Букаевка тапшырылды. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә. Бүген Казан яшь тамашачы театрында труппа җыелышы үтте. Җыелышта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова коллективка яңа баш режиссёрны тәкъдим итте. «Тетарның киләчәге бар — мин моңа ышанам. Театрда ике башлангыч бар: берсе административ — анысын директор алып бара, икенчесе иҗади — анысы баш режиссёр җаваплылыгында. Читать дальше...