(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 54 яңа очрагы теркәлгән.
Аларның өчесе — читтән кайткан, 51 очрак авыру аралашу вакытында йоккан.
«24 кеше хастаханәгә салынды, 30 кеше өйдә дәвалана», — диелә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган хәбәрдә.
Казанда вирусны йоктыручылар 20 кеше, Чаллыда — 16, Лаеш районында — 4, Бөгелмәдә — 3, Әлмәт, Нурлат, Тукай районнарында — 2, Азнакай, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Мөслим районнарында берәр кеше авыру йоктырган. Читать дальше...