Мамадыш районында кукуруздан рекордлы күләмдә уңыш алалар
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Мамадышта Рифат Мотыйгуллин җәмгыяте быел кукуруз уңышы буенча рекорд куя. Бүген аның кырларында гектардан 104 центнер уңыш җыеп алалар. Бу хакта «Нократ» газетасы яза. Хәзерге вакытта «Нократ» бүлекчәсе кырларында комбайннар эшли. Монда кукурузның Ромвель, Родригес, Демогрин сортлары чәчелгән — алар барысы да гибридлар. Чәчү материалын «ТатАгрохимсервис» бирә. «Продпрограмма» агросәнәгать комплексы берничә ел әлеге җәмгыять белән хезмәттәшлек итә. Аларның киңәшләре буенча... Читать дальше...