Ростов-на-Дону шәһәрендә Көньяк Сабантуе була
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). 13 июньдә 15:00 сәгатьтә Ростов-на-Дону шәһәренең Левобережный паркында Көньяк Сабантуе була.
Краснодар татарларының «Болгар — К» татар оешмасының инстаграм аккаунтында хәбәр ителгәнчә, бәйрәмдә милли көрәш ярышы, Татарстан Республикасы һәм Ростов өлкәсе сәнгать осталары концерты, милли ярышлар буенча спорт-уен программасы була.
Шулай ук уеннар, бәйгеләр, мастер-класслар булачак, интерактив зоналар эшләячәк.
Оештыручылар бәйрәмгә алып барырга автобуска заказ бирү өчен исемлек төзи. Юл бәясе кешеләр саны билгеле булган исәпләнә.
Мәгълүматны 89183495065 номерына шалтыратып белергә була.