Миңнеханов: Татарстан бакчачыларга ярдәм итү программасын киләчәктә дә дәвам итәчәк
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итү программасын киләчәктә дә дәвам итәргә планлаштыралар. «Казан» агросәнәгать паркында узган «Бакчачы көне 2021» дип аталган авыл хуҗалыгы ярминкә-күргәзәмәсенә килгәч, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдергән. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте яза. «Безнең өчен бакчачылык ширкәтләре бик мөһим. Биш ел буе без бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итү программасын тормышка ашырабыз. Читать дальше...