Татарстанга дөньяның 130 илендә булган язучы һәм сәяхәтче киләчәк
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Октябрь аенда Татарстанга дөньяның 130 илендә һәм Россиянең барлык төбәкләрендә булган сәяхәтче һәм язучы Антон Кротов лекцияләр белән киләчәк. Ул бу хакта социаль челтәрләрдә сөйләде. «Татарстан халкына һәм кунакларына тынычлык телим! Казан, Алабуга, Чаллы! Мин тиздән сездә булачакмын!» — дип хәбәр итте сәяхәтче үзенең абунәчеләренә. Октябрь башында Кротов Казанда ике лекция укый. Берсе Көнбатыш Африка илләре буенча кышкы сәяхәткә багышланачак, ә икенчесе ирекле сәяхәт нигезләре турында була. Читать дальше...