Татарстан халкын июль аенда тагын бер өстәмә ял көне көтә
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Татарстан халкын июль аенда тагын бер өстәмә ял көне көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «2020нче елда Ураза һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында»гы ТР Президенты Указы нигезендә, 2020нче елның 31нче июле - Корбан бәйрәме - эшләми торган бәйрәм көн булачак», — диелә хәбәрдә. РФ Хезмәт Кодексының 95нче маддәсе нигезендә, эшләми торган бәйрәм көн алдына туры килгән эш көне яки смена озынлыгы бер сәгатькә кыскара. Читать дальше...