Артистлар абзар чистарта, битлек тегә, мунча яга һәм бәлеш сала
Татарстан бишенче атна изоляциядә утыра. Бөтен тормыш онлайнга күчте. Танылган артистлар онлайн концертлар бирә. Тик кайберләренә бу гына җитми, өйдә утырган арада алар төрле шөгыльләр белән үз күңелләрен күрә. Ремонт ясый, ихаталарында виртуаль сәяхәтләр оештыра, мунча яга, чәй эчә, ашарга пешерә.