«Зөләйха күзләрен ача» сериалы Мәскәүдә популяр телетамашаларның берсе булды
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Язучы Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча «Зөләйха күзләрен ача» сериалының өченче сериясе узган атнада Мәскәүдә иң популяр телетамашаларның берсе булды. Бу хакта Mediascope компаниясе мәгълүматлары дәлилли.
Чәршәмбе көнне, 15 апрельдә, «Россия 1» телеканалында күрсәтелгән фильмның чираттагы сериясе башкала тамашачылары арасында популярлык буенча дүртенче урынны алды. Эпизодны 809 мең мәскәүле караган. Эпизод рейтингы 5,5 процент тәшкил иткән, ә аудитория өлеше 16,5 процент булган.