Россия Мәгариф министрлыгында уку елының вакытыннан алда төгәлләнү ихтималын әйттеләр
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). I-VIII сыйныф укучылары уку елын вакытыннан алда төгәлләргә мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Мәгариф министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Йомгаклау билгеләре төгәлләнгән чирекләр һәм дистанцион Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре нигезендә чыгарылачак. Федераль ведомствода укыту программасының бер өлешен киләсе елга күчерү ихтималын да әйттеләр.
Шул ук вакытта, XI сыйныф укучылары 8 июньгә кадәр укырга мөмкин. Бу көнне география, әдәбият, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, 11 июньдә – рус теле, 15 июньдә – математика, 18 июньдә – тарих һәм физика, 22 июньдә химия һәм җәмгыять белеме кебек фәннәрдән Бердәм дәүләт имтиханнары узачак. Чит телләрдән сынау 25енә, шулай ук 26 һәм 29 июньгә (телдән) билгеләнгән.
Шунысын да искәртик: бу атна башында мәктәп укучыларының язгы каникуллары төгәлләнде. Коронавирус инфекциясен кисәтү максатыннан дәресләр дистанцион режимда үткәрелә.