Төмән өлкәсендә иң тәмле татар милли ашларын пешерүчене ачыклаячаклар
(Казан, 13 март, «Татар-информ») Төмән өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре кысаларында «Татар ашлары-2020» бәйгесе узачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 28 мартка кадәр кабул ителә.
Конкурс финалы 29 мартта узачак.