Казанда автобуска аткан егет гафу үтенде һәм зыян өчен түләргә вәгъдә итте
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда автобуска аткан егет гафу үтенде һәм зыян өчен түләргә вәгъдә итте. Бу турыда Татарстан Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков хәбәр итте.
Сергей Темляков сөйләвенчә, егет автотранспорт предприятиесенә үзе килгән. Ул гафу үтенде, автобус тәрәзәсенә атарга теләмәвен, ялгыш килеп чыгуы турында сөйләде. Моннан тыш, ул китерелгән зыян өчен түләргә вәгъдә итте.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Казанда билгесез зат пневматик коралдан автобуска атуы турында хәбәр иткән иде. Икенче көнне җинаять кылуда шикләнелгән 21 яшьлек егет тоткарланды.