Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эш сәфәренә килде
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Женевада Tatneft Europe трейдинг компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Алар Татарстан компанияләре продукциясен Евросоюз базарларында чыгару мөмкинлекләре турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Эшлекле очрашуда Татарстан предприятиеләренең Европа базарында тоткан мәйданын киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Tatneft Europe — Россия нефтен иң зур сатып алучылар бишлегендәге трейдер. Компаниянең төп партнеры — «Татнефть» ГАҖ.