Чувашиянең Шыгырдан авыл җирлегендә татар мәктәпләре арасында иҗади бәйге үткәрделәр
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Чувашиянең Шыгырдан авыл җирлегендә «Туган ягым моңлы ягым!» дип исемләнгән фестиваль форматында фәнни-гамәли конференция узды. Шулай ук татар мәктәпләре командалары арасында иҗади конкурс һәм Чувашия татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте бүләкләренә волейбол буенча турнир үткәрделәр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...