Кытайның тәрбия лагеренда утырган казакъ хатыны фаҗигасе
Гөлзирә Әүелхан Кытайның тәрбия лагерена эләгә һәм 15 ай дәвында шунда михнәт чигә. Казакъстанда калган ире матбугатта шау-шу күтәреп кенә аның төрмәдән чыгарылуына ирешә ала. Төрмәгә ничек эләгүе, кытайлар мөселман төркиләрне ничек җәзалавы турында сөйләве аркасында аңа янаулар килә.