Июль ахырында Болгарда VI мөселман яшьләре җыены узачак
22-29 июльдә Болгарда VI мөселман яшьләре форумы узачак. Ел саен уздырыла торган әлеге җыенда 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшь мөселманнар катнаша.
22-29 июльдә Болгарда VI мөселман яшьләре форумы узачак. Ел саен уздырыла торган әлеге җыенда 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшь мөселманнар катнаша.
АКШ президенты Дональд Трамп һәм Русия президенты Владимир Путинның очрашуы 16 июльдә Финляндия башкаласы Һелсинкида узачак. Бу хакта Кремль һәм Ак йорт хәбәр итте.
Кабарда-Балкар җәмәгать эшлеклеләре республиканың Русия думасындагы ана телләрен ихтыяри укыту кануны өлгесен яклаган вәкилләрен депутат мандатыннан баш тартырга чакырды. Бу хакта "Кавказский узел" яза.
Русия думасындагы Татарстан вәкиле Илдар Гыйлметдинов думага Татарстаннан сайланган депутатларны кире кайтарырга чакыручылар мәгариф системы нигезләрен аңламый дип белдерде. Алар өчен әлеге мәсьәләсенең тышкы ягы гына мөһим ди депутат.
Татарстаннан Русия думасына сайланган депутат Илдар Гыйлметдинов туган телләр кергән һәм кермәгән уку програмнары булачак дип әйтте. Республикаларның дәүләт телләре кергән уку програмы да булачак. Уку планын мәктәп сайлаячак.
27 июнь кичендә Акмәчет янындагы Давыдовка авылында Назмия исемле 33 яшьлек кырымтатар хатынын һәм аның сигез яшьлек улын пычак кадап үтергәннәр.
Казан кирмәне туган телләрне ихтыяри өйрәнү турында канун өлгесенә үзгәрешләр әзерләми диде брифингта республика президенты идарәсе сүзчесе Лилия Галимова.
Русия тикшерү комитеты "Мемориал" хокук яклау оешмасының Карелия бүлеге җитәкчесе, тарихчы Юрий Дмитриевка карата сексуаль сыйфатлы көчләү гамәлләре кылу турында җинаять эше ачкан.
Британиянең Article 19 хокук яклау оешмасы Русия гамәлләре аркасында интернет ирегенә куркыныч яный дип белдерде. Бу хактагы документ Женева БМОның кеше хокуклары шурасы сессиясендә тәкъдим ителде.
Омски өлкәсендә янгыннан каза күргән татар авылы Тайчы китапханәсе өчен китап җыю башланды. Берничә көн элек авылда янгын чыгып, клублары һәм китапханәләре янып көл булган иде. Авыл халкы китапханәне торгызырга ярдәм сорап мөрәҗәгать белән чыкты.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.