Тоткарланучыны кыйнаган Нефтекама полициясе хезмәткәрләренә төрмә җәзасы соралды
Башкортостанның Нефтекама шәһәр мәхкәмәсендә Венер Мәрдәмшинны кыйнауда һәм ток белән җәзалаудан гаепләнгән полиция хезмәткәрләре Илвир Сәгыйтов һәм Радим Хәйруллин эше нигезендә фикер алышулар узды. Дәүләт гаепләүчесе аларга реаль төрмә җәзасы сорады.