"Проблемнар мәхәббәт белән генә хәл ителми"
22 март Казанның Галиев мәчетендә дин әһелләре катнашында "Гаилә кыйммәтләрен ничек саклап калырга? Мөфтияттән караш" дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Чарада катнашучылар гаилә институтын ныгыту һәм саклап калу, шәригать кануннарына туры килерлек итеп гаилә кору һәм аерылышу мәсьәләләре турында фикер алышты.