Дөнья татар конгрессы Путин өчен тавыш бирергә чакырды
Дөнья татар конгрессы үзенең рәсми сәхифәсендә 18 мартта узачак президент сайлауда хакимияттәге Владимир Путин өчен тавыш бирергә чакыручы мөрәҗәгать чыгарды.
Дөнья татар конгрессы үзенең рәсми сәхифәсендә 18 мартта узачак президент сайлауда хакимияттәге Владимир Путин өчен тавыш бирергә чакыручы мөрәҗәгать чыгарды.
Британия премьер-министры Тереза Мэй Русиянең элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның кызының агулануы өчен зур ихтимал белән Русия җаваплы дип белдерде.
Британия премьер-министры Тереза Мэй Русиянең элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның кызының агулануы өчен зур ихтимал белән Русия җаваплы дип белдерде.
12 мартта Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовның вазифасыннан китүен таләп итеп берничә активист ачлык игълан итте.
Көнчыгыш Казакъстан өлкәсенең берничә районында көчле су басулар күзәтелә. Өскәмәндәге татар үзәге башлыгы ярдәм кирәк булса, фонд ачарга әзерлекне әйтә.
Татарстанда Русия президентын сайлауда Владимир Путинга 65 процент сайлаучы тавыш бирергә җыенуын белдергән.
Мәскәүдә 83нче яшендә актер, режиссер артисты Олег Табаков вафат булды.
Башкортстанның Салават шәһәрендәге бер төнге клубта битлек киеп атыш оештыруда шикләнелгән кешеләрнең күрше Ишембай шәһәрендә кулга алынуы хәбәр ителә. Һөҗүм нәтиҗәсендә яраланучылар булган, һөҗүмнең сәбәбе әлегә билгеле түгел. Салават шәһәре соңгы вакытта республиканың кринимал башкаласы санала. Биредә яшьләр төркемнәргә бүленеп сугыша. Ата-аналар балаларын урамга чыгарырга курка. Шәһәрдә яшәүчеләр 1990нчы елларга кирек әйләнеп кайттык диләр.
Русиянең Украина бәйсезлегенә һәм бербөтенлегенә куркыныч тудыруына бәйле, Европа берлеге Русиянең 150 кешесенә һәм 38 оешмасына чикләүләрне озайтты. Брюссель фикеренчә, бүгенге вазгыятьтә чикләүләрне бетерү мөмкин түгел.
Дүшәмбе Алексей Навальныйның Уфадагы штабына тентү белән килгәннәр. Полиция хезмәткәрләре аны "тикшерү" дип атый.
Дөньяда корал сату күләме 2013-2017 елларда 10 процентка арткан. Иң күп корал сатучы ил булып АКШ тора.
Казан хакимияте "Татфондбанк һәм Интехабанктан зыян күрүчеләр берлегенә" митинг уздырырга рөхсәт бирмәгән. Бу көнне шәһәрдә бер генә буш мәйдан да юк диелгән.
Берничә югары уку йорты укытучылары һәм табиплар 2017 елның декабреннән гадәттәгедән югарырак хезмәт хаклары ала башлаулары турында сөйләгән. Кайбер очракларда айлык оклад өлеше биш тапкырга кадәр арткан.
Киевтагы ислам мәдәни үзәгендә тентү узу күп кенә мөселманнарны борчуга салды. Бу Кырымнан Киевка күченгән мөселманнардан үч алу һәм монда ФСБ кулы уйнаган булырга мөмкин дип уйлаучылар да бар.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.