Татар активистлары референдум көне уңаеннан Казанда тасмалар таратты
21 март Татарстан референдумына 26 ел тулу уңаеннан "Азатлык" берлеге яшьләре Казанның Бауман урамында Татарстан әләме төсләрендә тасмалар таратты.
21 март Татарстан референдумына 26 ел тулу уңаеннан "Азатлык" берлеге яшьләре Казанның Бауман урамында Татарстан әләме төсләрендә тасмалар таратты.
21 мартта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә СОлНЦе мәктәбенең прокуратура тикшерүләренә каршы биргән шикаяте карау дәвам итте. Татарстан мәгариф министры урынбасарыннан җавап килмәү сәбәпле, утырышның дәвамы тагын кичектерелде.
Уфада күренекле балет биючесе Рудольф Нуриевның тормыш һәм иҗат юлына багышланган бәйге игълан ителде. Анда бар дөньядан хореографлар катнаша ала һәм аларга башкорт риваятьләре, Нуривның тормышы һәм иҗаты турында ике бию әзерләп тамашачыга тәкъдип итәргә кирәк булачак.
Русия төрмәләре һәм армияләрендә мөселманнар үз тәртипләрен урнаштыра. Мөселманнар белән инде "блатной"лар да хисаплашырга мәҗбүр.
Нерв-паралитик газны уйлап табуда катнашкан галим Вил Мирзаянов "Новичок"ның өченче компоненты турында белдерде. Ул "бармак эзләре кебек", аның аша матдәнең кайда ясалганын белеп була ди галим.
21 март дөньяда Даун синдромлы кешеләр көне буларак билгеләнә. Казанның "Гаилә" мәчете "Апрель" тернәкләндерү үзәге, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге ярдәме белән "Кояшлы балалар" дип исемләнгән хәйрия чарасы уздырды.
21 мартта Казанда беренче мәртәбә төрки кино фестивале башланды. Фестиваль барышында төрки илләрдән һәм Русиянең милли төбәкләреннән барлыгы 16 фильм тәкъдим ителәчәк.
Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы тору идарәлеге республика һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Татьяна Водопьянованы тоткарлаган.
Уфаның Октябрь районының беренче инстанция мәхкәмәсе активист Александр Шакировны ике түлеккә сак астына алу турында карар чыгарган. Ул килештерелмәгән урам чарасында катнашкан өчен салынган штрафны түләүдән баш тарткан.
Танылган британ физигы Стивен Һокингның көле Вестминстер аббатлыгында Чарльз Дарвин һәм Исаак Ньютон кабере янында җирләнәчәк.
Татарстанның һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Татьяна Водопьяновага карата җинаять эше ачылган. Ул шифаханә баш табибын үз ягына аударып, акча үзләштерүдә шикләнелә диелә.
Тукай бүләге комиссиясе әгъзалары арасында премияне кемнәр аласын алдан белүчеләр дә бар икән. Азатлык бүләкнең караңгы якларын ачарга тырышты.
Тукай бүләге комиссиясе әгъзалары арасында премиянең кемнәргә биреләчәген алдан белеп торучылар да бар икән. Азатлык бүләкләүнең халыкка билгесез якларын ачыкларга тырышты.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.