Башкортстан мәктәпләрендә республика байрагын эләргә карар ителде
![Башкортстан мәктәпләрендә республика байрагын эләргә карар ителде](https://gdb.rferl.org/40E66FB4-9A15-4E8F-99D6-071575C3A6A6_w800_h450.png)
Башкортстан корылтаеның 54нче утырышында депутатлар республиканың дәүләт байрагы һәм гимнын куллану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирде. Документка ярашлы Башкортстан байрагы республиканың барлык мәктәп биналарында яки ишегалларында һәрвакыт эленеп торачак.