Чи ризык белән туклану
Табигый таләпләргә туры килгән рационда витаминнар һәм биологик актив матдәләр җитәрлек була, чөнки анда чи яшелчәләр, җиләк-җимеш, соклар һәм башкалар да каралган. Шунлыктан, бөтен азыкны чи килеш ашауның кирәге юк, әлбәттә. Ашарга яраклы булган барлык ризыклар да азык була ала. Кеше 600 төрле җимеш, 200 төр чикләвек, 300 гә якын тамыразык һәм яшелчәләр, үлән һәм […]