Татарда милли элита бармы?
4 февраль Мәскәү татарлары "Штабы"нда "Милли элитаны үстерү юллары” дип аталган темага очрашу булды. Очрашуга белгечләр буларак Казаннан сәясәт белгече Руслан Айсин, язучы-журналист Искәндәр Сираҗи, Мәскәү фәннәр академиясе каршындагы Шәрыкны өйрәнү институты фәнни хезмәткәре Илшат Сәетов, Мәскәүнең “Бердәмлек” яшьләр оешмасыннан Римма Гомәрова чакырылган иде.