Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Май
2024

Эрдоган – Миңнехановка: Сез төрки халыклар арасында мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итәсез

0

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Нәҗметдин Билал Эрдоган белән очрашты. Эрдоган эш сәфәре белән безнең илдә. Очрашу барышында яклар спорт өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итү, булган элемтәләрне ныгыту һәм халыкара спорт ярышларында катнашу турында фикер алышты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанга игътибары өчен Эрдоганга рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Эрдоганның, Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты буларак, төрле халыклар, шул исәптән төрки телле дәүләтләр арасында мәдәни һәм спорт элемтәләрен үстерү өчен күпне эшләвен билгеләп үтте.

Моннан тыш ул Эрдоганга 2020 елдан Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе составына керүче Халыкара көрәш федерациясен хуплавы өчен рәхмәт әйтте. 2022 елда Төркиядәге Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары программасына күп гасырлык тарихы булган һәм төрки халыкларның бай мирасының аерылгысыз өлеше булып торган билбау көрәше кертелде.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Бу спорт төре уникаль – ул безнең халыкларның дини-мәдәни традицияләрен саклый һәм шул ук вакытта ул динамик үсештә», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Нәҗметдин Билал Эрдоган Казанга чакыру өчен рәхмәт белдерде һәм бу сәфәрендә Бөек Болгарны барып күрергә өметләнүен әйтте. Ул Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә керткән өлешен югары бәяләвен ассызыклады.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Сез төрки халыклар, Ислам илләре арасындагы мөнәсәтләрнең ныгуын тәэмин итүче кырны булдырасыз. KazanForum шундый берләштерә торган мәйданчык буларак хезмәт итә», — ди кунак. Ул белдергәнчә, Казандагы икътисади форум кебек вакыйгалар илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга һәм үстерергә мөмкинлек бирә.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net