Табиб хатын-кызларга бала тудыру өчен оптималь яшьне атады
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Хатын-кыз беренче баласын иртә репродуктив яшьтә яхшы таба. Бу хакта РИА Новости агентлыгы табиб-гинеколог Юлиана Абаевага сылтама белән хәбәр итә. «Репродуктив яшь дигән төшенчә бар: иртә репродуктив — 35 яшькә кадәр һәм соң репродуктив — 35 яшьтән соң һәм менопаузага кадәр. Бала табу өчен оптималь яшь — 35кә кадәрге иртә репродуктив яшь», — диде ул. Абаева сүзләренчә, бу яшьтә хатын-кызларда овариаль запас (аналык бизләрендә фолликулалар саны) яхшы була, аларда күкәй күзәнәкләре «саклана». Читать дальше...
