Бөгелмәдә 97 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны тавыш бирде
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышы ветераны 97 яшьлек Федор Сапожников өйдә тавыш бирде. Бу хакта «Бугульминская газета» яза. Ветеранга сайлау участогына барырга туры килмәсен өчен, аның янына сайлау комиссиясенең күчмә мобиль бригадасы килгән. Сайлау комиссиясе участогы вәкилләре үзләре белән урна, битлек һәм перчатка, антисептик, ручка һәм бюллетеньнәр алып барган. Сапожников Татарстан Президентын һәм җирле Совет депутатларын сайлауда катнашты. «Мин үз тавышымны бирдем... Читать дальше...
