(Казан, 24 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең финал этабы «Адымнар» күптелле мәктәбендә узды. Татарстаннан һәм чит төбәкләрдән өчәр укытучы мәгариф министры, ата-аналар, укучылар һәм вакытлы матбугат вәкилләре биргән сорауларга җавап тотты.
Бәйге 21 мартта башланды. Татарстаннан — 21 мөгаллим, чит төбәкләрдән — Удмуртия, Чувашия, Башкортстан, Төмән, Киров, Ульяновск, Оренбург, Пенза, Омск, Түбән Новгород, Самара өлкәләреннән 11 укытучы көч сынашты... Читать дальше...