Ләйсән Сафина: «Иделем акчарлагы»нда кызлар күп, ләкин егетләр көчлерәк иҗат итә
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). 16-19 ноябрь көннәрендә Казанда XX «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе өченче туры узачак. «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина бәйгедә катнашучылар арасында кызларның бихисап булуын, әмма егетләрнең иҗатлары көчле икәнлеген әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде. «Бәйгегә быел 104 гариза кабул ителде. 438 әсәр килде, барлыгы 94 катнашучы бар. Шулар арасыннан 43 кеше сайланып алынды һәм аларга әдәби мәктәпкә юллама бирелде. Читать дальше...