Уфада миллионнар салынган банкоматны урлаучыны эзлиләр
Уфа шәһәрендәге бер супермаркетта тора торган банкоматны урлаганнар. Кеше йөри торган урыннан аппарат урлау турында 15 июль иртәсендә хәбәр итәләр. Хәзер аны Ленин районы полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре эзли. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте. Банкомат бер көн алдан югалганы ачыклана. Видеокүзәтү камерасы әлеге җинаятьне төшереп торган. Кадрлардан күренгәнчә, ир-ат эшче кием кигән һәм супермаркетка керә. Ул автоматны ремонтлаган кыяфәт чыгара, аннары аппаратны йөк ташый торган арбага салып куя һәм сәүдә үзәгеннән алып чыгып китә. Читать дальше...