Әлмәттә мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Алга» ял һәм үсеш үзәге ачылды
Әлмәттә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Алга» ял һәм үсеш үзәге ачылды. «Татнефть» булышлыгы белән әлеге проектка тәҗрибәле белгечләрне җәлеп итү мөмкин булган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Проектның максаты булып уникаль балалар өчен инклюзив мохит булдыру тора. Анда алар коррекцион белем ала һәм реабилитация уза алачак, ә аларның ата-аналарына бу зур таяныч һәм психологик ярдәм була.
Үзәкнең төп эш принципларыннан берсе - һәр балага индивидуаль якын килүгә нигезләнгән традицион һәм авторлык методикаларын куллану. Инклюзив мохит булдыру сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларның социаль мохитка яраклашуын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
- Безнең үзәк сыйфатлы педагогик ярдәм бик кирәк булган балалар белән коррекцион эш алып бара. Хәзер бездә 15 юала тәрбияләнә. Барысы да кызыксынучан һәм сәләтле. Ләкин аларга аралашу һәм җәмгыятьнең ярдәме-булышлыгы җитми. Без Әлмәттә инклюзияне үстерергә омтылабыз, балаларыбызның игътибардан читтә калмауларын телибез», - дип аңлата «Алга» ял һәм үсеш үзәге директоры Фәридә Нургазизова.
Үзәкнең эш планында - мастер-класслар үткәрү, аралашу киңлеген киңәйтү, спорт-сәламәтләндерү юнәлешен үстерү. Шулай ук үзәктә булачак коррекцион педагогларны практик укыту һәм аларның осталыгын арттыру өчен мөмкинлекләр булдырырга телиләр. Шуңа күрә биредә теләсә нинди ярдәмгә шат булуларын яшермиләр.
«Татнефть» ярдәме белән проектка тәҗрибәле коррекцион белгечләр командасын - логопед, дефектолог, нейропсихологр, педагог-психолог, арттерапия, музыка, дәвалау физкультурасы буенча профессионалларны һәм башка шундый белгечләрне җәлеп итү мөмкин булган. Алар биредә тәрбияләнүчеләрнең сөйләм телен яхшыртуга һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә зур игътибар бирәләр, моториканы яхшырту һәм хәрәкәтләрне координацияләү, социаль-көнкүреш күнекмәләрен булдыру өстендә эшлиләр.
Үзәктә дәресләр индивидуаль тәртиптә дә, төркем белән дә үткәрелә. Балалар бер-берсенә өйрәнәләр, җайлашалар, дустанә шартларда аралашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләрен үстерәләр.