Илнең ун төбәге Татарстан үрнәгендә шәхси клиникаларга абортлардан баш тартырга кушкан
Россиянең ун төбәге Татарстан үрнәгендә шәхси клиникаларга абортлардан баш тартырга кушкан, дип хәбәр итә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Ирина Волынец.
Ирина Волынецның Telegram-каналында әйтелгәнчә, Гаилә, аналар һәм балаларны яклау мәсьәләләре буенча патриарх комиссиясе башлыгы Федор Лукьянов шундый мәгълүматлар китергән.
«Губернаторлар, сәламәтлек саклау министрлары шәхси клиника вәкилләрен җыя, ирекле рәвештә аборт ясатуга лицензияләрне тапшырырга тәкъдим итә. Күптән түгел Кырымнан шундый яңалык килде», – диде иерей Ставропольдә узган Бөтендөнья Рус Халык Соборы форумында.
Аның сүзләренчә, төп бурыч – «милләтнең репродуктив сәламәтлеген саклау, безнең репродуктив потенциалның мөстәкыйльлегенә бәйле мәсьәләләрне яңадан карау».
Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасында коммерцияле медицина учреждениеләренең өчтән бере йөклелекне өзүгә бирелгән лицензияләрдән баш тарткан. Ирина Волынец 2 августта узган киңәйтелгән киңәшмәдә абортларны шәхси клиникалардан чыгару турында инициатива белән чыгыш ясады. Очрашу нәтиҗәләре буенча, Татарстан клиникалары йөклелекне өзү хезмәтен исемлектән төшереп калдырырга кереште, дип искәртте омбудсмен.
Аның сүзләренчә, шәхси клиникалар абортка кадәрге консультацияләрне сирәк үткәрә. Нәтиҗәдә, 100 хатын-кызның унбише йөклелекне сакларга карар кыла. Моннан тыш, күп кенә медицина учреждениеләре тиешле тынлык атнасын үтәми, шулай ук абортлар буенча исәп-хисапның сыйфатына бәйле сораулар да бар.
ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин да халык алдындагы беренче чыгышларында хатын-кызлар теләге белән үткәрелә торган абортлар санын киметергә чакырды, дип искәртте омбудсмен.