Россия гадәттән тыш хәлләр министры Кыргызстанга Казанда җыелган Ми-8 вертолетын тапшырды
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе Александр Куренков РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Кыргызстан хезмәттәшләренә Казанда җитештерелгән Ми-8 вертолетын тапшырды. Бу вертолет янгын сүндерүгә махсуслаштырылган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Куренков билгеләп үткәнчә, Россия һәм Кыргызстанның гадәттән тыш хезмәтләре хезмәттәшлеге дуслык, ышаныч һәм яхшы күршелек рухында үсә.
Аның сүзләренчә, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча ведомстволарның уртак эшендә үзара ярдәм итешү мөһим урында.
Ми-8 вертолеты, Кыргызстанның ихтыяҗларын исәпкә алып, Татарстан башкаласында җитештерелде.
Очкычны заманча җиһазлар һәм янгын сүндерү чаралары белән җиһазландырдылар.
Мисал өчен, ВСУ-5А су агызу җайланмасы янгынга берьюлы биш тоннага кадәр су сибәргә мөмкинлек бирәчәк.