Югары уку йортлары киләсе елның 1 сентябреннән яңа белем бирү системасына күчәчәк
![Югары уку йортлары киләсе елның 1 сентябреннән яңа белем бирү системасына күчәчәк](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/10/4/bf3db346be1eeb96de95bd6e30f2c757.jpg)
Россия югары уку йортларында югары белем бирүнең яңа илкүләм системасы аның макеты тулысынча формалаштырылгач – 2025 елның 1 сентябреннән гамәлгә кертеләчәк. РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Афанасьев шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Әлегә югары белем бирүнең илкүләм моделен гамәлгә кертүнең яңа срокларын гына билгеләргә мөмкин, ул – 2025 елның 1 сентябре. Шушы вакытка яңа макет кына әзерләнеп калмыйча, әлеге макет нигезендә яңа федераль белем бирү стандартлары да расланырга тиеш», - диде министр урынбасары Дәүләт Думасының Фән һәм югары белем комитеты утырышында.
Россия Президенты Владимир Путин өч дәрәҗәле югары белем бирү системасын гамәлгә кертү турындагы указны 12 майда имзалады. Ул төп һәм махсуслаштырылган, шулай ук һөнәри белем бирүнең бер дәрәҗәсен – аспирантураны күздә тота. Югары белемнең төп дәрәҗәсен алу срогы дүрт елдан алты елга кадәр тәшкил итәчәк.