Рафис Хәбибуллинга «Татарстанның атказанган коткаручысы» исеме бирелде
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рәфис Хәбибуллинга «Татарстан Республикасының атказанган коткаручысы» дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстанның баш коткаручысына 60 яшь тулды.
Рафис Хәбибуллин җитәкче вазифада инде 16 ел. Бу вакыт эчендә меңләгән кеше гомере коткарылган һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы подразделениеләрен үстерү юнәлешендә зур эш башкарылган.
Аның профессиональлеге һәм тәҗрибәсе Татарстанда комплекслы иминлекнең югары дәрәҗәсен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Хакимият һәм җирле үзидарә органнарының гражданнар иминлеген тәэмин итү һәм кеше гомерен коткару буенча үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәләре исә җирле халыкның абруен һәм хөрмәтен тәэмин иткән.
Рафис Хәбибуллин шулай ук II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнгән.