Татарстан ачылган җинаятьләрнең иң зур күләме буенча алдынгы өч төбәк арасына керде
2023 елның гыйнвар – август нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы узган елларда ачылган җинаятьләр саны буенча иң югары үсеш темплары күрсәткән төбәкләр арасында өченче урынны яулады. Россия Эчке эшләр министрлыгы статистикасы шуны раслый.
Ведомство мәгълүматлары буенча, узган елларда җинаятьләрне ачу буенча үсеш темпы 38,1 процент тәшкил иткән.
Шулай ук Хакасия Республикасы (40 процент), Пермь крае (39,1 процент), Алтай (34,5 процент), Томск өлкәсе (33,5 процент), Тверь өлкәсе (32,6 процент), Тула өлкәсе (30 процент), Ленинград өлкәсе (29,7 процент), Белгород өлкәсе һәм Ставрополь крае (25,4 процент) 2023 елның гыйнвар – августы нәтиҗәләре нигезендә узган елларда ачылган җинаятьләр саны буенча иң югары үсеш темплары күзәтелгән Россия төбәкләре арасына кергән.
2023 елның гыйнвар – августында республикада барлыгы 37 105 җинаять теркәлгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 4,8 процентка артыграк.