Төркия башкаласында Эчке эшләр министрлыгы бинасы янында шартлау булган
Төркия башкаласы Әнкарада Эчке эшләр министрлыгының җирле бинасы янында шартлау булган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Хәзерге вакытта урамнарның бер өлеше әйләндереп алынган. Вакыйга районында махсус хезмәтләр, Президентның сак хезмәте һәм шартлаткычлар буенча белгечләр эшли. Хәзерге вакытта алар вакыйга урынын, шартлаткычлар булу ихтималын өйрәнә.
Үз чиратында Төркия эчке эшләр министры теракт омтылышы булуын хәбәр итте: террорчыларның берсе үзен шартлаткан, икенчесе нейтральләштерелгән.
Вакыйганың барлык шартлары ачыклана. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат әлегә юк.