Чаллыда подъезд янында балаларны кыйнаганнар
Социаль челтәрләрдә Чаллыда домофон камерасына төшерелгән видео чыкты. Анда хатын-кызның яшүсмерләр белән мөнәсәбәтләрне ачыклавы күренә.
Берникадәр вакыттан ир-ат килә һәм урындыкта утырган кызга суга.
«Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр ителгәнчә, хокук саклаучылар бу вазгыять турында белә һәм факт буенча тикшерү үткәрә. Шулай ук ир-ат белән хатын-кызның шәхесен ачыклыйлар.