Уфада складтагы ягулык-майлау материаллары янган
Уфаның тимер юл станциясендә ягулык-майлау материаллары склады янган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Якынча мәгълүматлар буенча, янгында бер кеше зыян күргән.
Янгын катлаулылыгы буенча өченче дәрәҗәдә дип бәяләнә. Янгын 60 кубометр мәйданга зыян салган.