Сарман район башлыгы мобилизацияләнгән якташлары янында булды
Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге Сарман муниципаль районы делегациясе мобилизацияләнгән якташлары янында булып кайтты.
«Сарман» сайтында хәбәр ителгәнчә, «Казан-Экспо»да һәм танк полигонында хәрби әзерлек буенча өйрәнүләр үтүче егетләргә күчтәнәчләр, кирәк-яраклар тапшырылды.