Мурманск шәһәрендә өлкәннәр һәм балалар ислам дине белән танышты
Мурманск шәһәрендә «Радуга» күпбалалы гаиләләр һәм инвалидлар төбәк иҗтимагый хәйрия оешмасына йөрүчеләр Ислам үзәгендә булды
Имам Мөхәммәтхәбиб хәзрәт Гаджаев нәшид укыды, Исламның барлыкка килү тарихы, ислам һәм христиан диннәренең уртак традицияләре турында сөйләде, Библия һәм Коръәннән мисаллар китерде. Бу турыда Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мөхәммәдхәбиб хәзрәт шулай ук Коръәннең кеше гөнаһларына мөнәсәбәте, исламда кешенең йомшаклыгы белән көрәшү, үлгән кешеләрне ничек искә алу турындагы һәм башка сорауларга да җавап бирде.