Австралия Россия туристларына илгә керүне тыярга җыенмый
Австралия хакимияте Россия туристларына илгә керүне тыярга җыенмый. Бу турыда Австралия Союзы оборона министры Ричард Моралес ABC телеканалына биргән интервьюсында әйтте.
«<...> алар (Австралия хакимияте санкцияләре — иск. Т-и) россиялеләрнең үзләренә кагылмый. Бу хәзерге вакытта без сөйләшүләр алып бара торган нәрсә түгел», – дип белдерде хәрби ведомство башлыгы.