Россиядә тәүлек эчендә 56 751 коронавирус очрагы ачыкланган
Соңгы тәүлектә Россиядә 56 751 кешедә Covid -19 ачыкланган. Коронавирус аркасында хастаханәләргә 2 232 кеше эләккән. Узган тәүлектә бу күрсәткечнең 4 216 булуы билгеле ( кимү – 47,1 процент). Бу хакта инфекция таралуга каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр. «Российская газета» шул турыда яза.
Җиде төбәктә хастаханәләргә кабул итү саны арткан һәм 76 төбәктә кимегән, тагын икесендә хәл үзгәрешсез калган.
Тәүлек эчендә Россиядә 42 198 авыру сәламәтләнде. Коронавирус йогынтысы нәтиҗәсеннән 101 кеше үлгән.