Татарстан Президенты эш визиты белән Иранда
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Иранга, Тәбриз шәһәренә килде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җирле аэропортта Рөстәм Миңнехановны Россиянең Ирандагы илчесе Алексей Дедов һәм Көнчыгыш Азәрбайҗан останы (провинциясе) губернаторы Абедин Хоррам каршы алды.
«Сезне безнең провинциядә күрүебезгә бик шатбыз. Көнчыгыш Азәрбайҗан белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр безнең илләрнең төбәкләре өчен үрнәк була ала», – диде губернатор, Татарстан Президентын сәламләп.
«Без бик теләп Сезнең чакырудан файдаландык һәм төрле юнәлешләр буенча эшебезне активлаштыру өчен делегация белән килдек», – дип җавап бирде аңа республика җитәкчесе.
Визит барышында Татарстан Президенты берничә остан губернаторы белән очрашырга, сәнәгать предприятиеләрен күрергә һәм эшлекле форумнарда катнашырга ниятли. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме кысаларында Иран белән хезмәттәшлек турында фикер алышырга җыена. Әлеге төркем белән Татарстан Президенты РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча җитәкчелек итә.