Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш Азәрбайҗан эшмәкәрләренә Татарстан сәнәгате турында сөйләде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран останы (провинциясе) Көнчыгыш Азәрбайҗанның эшлекле даирә вәкилләре белән очрашты. Түгәрәк өстәл Тәбриз шәһәрендә оештырылды. Анда республиканың икътисади һәм сәнәгать потенциалы презентациясе узды, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
«Безнең сәфәрнең максаты – икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү һәм яңа элемтәләр булдыру. Безнең делегация составында министрлыклар һәм ведомстволар, эре предприятиеләр җитәкчеләре», – диде Рөстәм Миңнеханов, җирле эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп.
Көнчыгыш Азәрбайҗан губернаторы Зәйн Әл-Абедин Разави Хоррам, үз чиратында, Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан делегациясенең рәсми визиты үзара хезмәттәшлек мәсьәләләрен тирәнрәк карарга мөмкинлек бирәчәген белдерде.
«Безнең төбәкләр илләребез икътисады өчен мөһим роль уйный. Бигрәк тә бүген, килеп туган сәяси вазгыятьтә күршеләребез белән мөнәсәбәтләрне үстерү мөһим. Президентыбыз [Сейид Ибраһим Раиси] шундый бурыч куя», - диде Иран провинциясе башлыгы.
Татарстан Президенты «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме эшчәнлегенә аерым игътибар юнәлтте. Ул Иран партнерларын бу формат кысаларында актив хезмәттәшлек итәргә өндәде.