Междуреченск шәһәренең «Сандугач» татар ансамбле «Шор Черим» фестивалендә катнашты
3 сентябрьдә Кемерово өлкәсе Междуреченск шәһәренең ял һәм мәдәният паркында «Шор Черим» этнографик фестивале үтте. Анда Междуреченск шәһәренең «Сандугач» татар ансамбле (җитәкчесе Ковалышина Светлана) катнашты. Ансамбль фестивальдә татар халкының җырларын һәм биюләрен башкарды. Бөтендөнья татар конгрессы сайтында шул турыда хәбәр ителә.
«Шор Черим» фестивалендә Междуреченск, Белово, Новокузнецк, Мыски шәһәрләреннән һәм Таштагол шәһәрләреннән иҗади фольклор коллективлар һәм соло башкаручылар катнашты.
Барлык катнашучыларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.