Новосибирск өлкәсендә беренче милли кухня фестивале - «Чәк-чәк бәйрәме» узды
Быел 23 августта татар мәдәнияте йорты территориясендә «Чәк-чәк бәйрәме» дип аталган беренче милли ашлар фестивале үтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Бәйрәм тамашачылары һәм катнашучылары өчен иҗат коллективлары концерт программасы әзерләгән, татар халык уеннары белән мәйданчыклар, өй токмачын кисү буенча мастер-класс һәм күргәзмә оештырылган.
Фестиваль кысаларында оештырылган иң тәмле чәк-чәк конкурсына өч төрле сый әзерләнгән. Жюри әгъзалары берничә билге буенча бәяләгән: ризыкның тышкы кыяфәте, һөнәри осталык һәм чәк-чәкнең тәме. Бәйгедә катнашучыларны берничә номинациядә билгеләп, истәлекле бүләкләр тапшырганнар.
«Иң матур чәк-чәк» – Кочетова Эльза, «Иң тәмле чәк-чәк» – Абрахманова Ясминә, «Иң креатив чәк-чәк» номинациясендә Хәмидулина Альбина җиңү яулаган.
Әлеге фестивальне Новосибирск өлкәсе Мәдәният министрлыгы, «Новосибирск өлкә татар мәдәни үзәге», «Новосибирск өлкәсенең региональ татар милли-мәдәни автономиясе» ачык җәмгыяте оештырды.