Казанда 10 сентябрьдән авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячак
Ярминкәләр һәр шимбә шәһәребезнең 15 мәйданчыгында булачак.
10 сентябрьдән 24 декабрьгә кадәр Татарстан башкаласында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтәчәк. Сату һәр шимбә шәһәребезнең 15 мәйданчыгында булачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов хәбәр итте.
«Шәһәр халкы өчен республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре азык-төлек продукциясен социаль юнәлешле бәяләрдән сатачаклар. Ассортиментта яшелчә һәм ит продукциясе, шулай ук хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар тәкъдим ителәчәк», – диде ул.
Сату мәйданчыклары түбәндәге урыннарда оештырылачак: Беломорская һәм Гудованцев урамы киселешендә, Дементьева урамы,7; Ленинградская урамы, 27; Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә; Чехов урамы, 2; Краснококшайская урамы, 150/2; Революционная урамы, 12; Батыршин урамы, 20; Ямашев проспекты, 71А; Академик Лаврентьев урамы, 10; Зорге урамы, 66; Фучика урамы, 72; Липатов урамы, 7 һәм Аграрная урамы 2 нче йорт буенча урнашкан «Казан» агросәнәгать паркы. «Салават Күпере»ндә яшәүчеләр «Радужный» сәүдә үзәге каршында оештырылган ярминкәгә килә ала.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Юдино торак массивында, Революционная урамындагы ярминкә мәйданын реконструкцияләү һәм төзекләндерү эшләре бара. «Монда асфальт салына, ярминкә чатырлары һәм барлык коммуникацияләре булган павильоннар барлыкка киләчәк», – дип билгеләп үтте спикер.
Һәр сәүдә мәйданчыгында Татарстанның 22 муниципаль районы һәм республика агрокомплексының 18 оешмасы продукциясе тәкъдим ителәчәк.
«Шәһәр халкын кулай бәядән яхшы һәм сыйфатлы продукция алырга, үзебезнең ярминкәләргә чакырып калабыз», – диде Руслан Фазылҗанов.